Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе конференциясендә катнаша

ТР Президенты «Бердәм Россия» Югары советы составына керә.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» сәяси партиясе конференциясендә катнаша. Анда, социаль проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, төрле мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрендә дә катнашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе конференциясенең пленар утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Конференция кысаларында «Партия вәкилләренең эш сыйфатын арттыру» һәм «Партия кеше өчен» дигән панель сессияләр, шулай ук «Социаль проектлар һәм яшьләр белән эшләү», «Лидерлык потенциалы һәм алдан тавыш бирү процедурасы», «Коммерцияле булмаган оешмалар һәм гражданнар активистлары белән хезмәттәшлек» дигән креатив сессияләр үткәреләчәк. Конференциядә 450гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Мәскәү халыкара музыка йортында Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган бәйрәм концертын караячак.

«Тантаналы кичәгә РФ Президенты Администрациясе, РФ һәм Мәскәү Хөкүмәтләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре, РФ Дәүләт Думасына Татарстан һәм Башкортстаннан сайланган депутатлар, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдә оештырылган «Татарстан якташлыгы» әгъзалары һ.б. чакырылган», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Чарада шулай ук 50дән артык илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Алар арасында Австрия, Нидерланд, Израиль, Финляндия, Польша, Төркия, Бәхрәйн, Мисыр, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан һ.б. илләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре бар.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189308/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев