Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәме белән тәбрикләде.

Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Корстон"да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантанада шулай дип белдерде.

"Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Грантлар республикада сыйфатлы продукция производстволарын арттырырга, тирән эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп ноктасы, ул төбәк тулай продуктының 10 проценттан артык өлешен тәшкил итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукт күләме буенча республиканың Россия субъектлары арасында лидерлар сафында булуын, Идел буе округында беренче урынны алып торуын әйтте.

"Быел катлаулы һава торышына карамастан, 4,4 млн т икмәк, 2,5 млн т шикәр чөгендере җыеп алыначак. 527 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Республика берничә ел дәвамында сөт җитештерү буенча лидерлык позициясендә. Быел 1 млн 900 мең тонна сөт җитештереләчәк", - диде Президент. Экологик чиста продукция җитештерүгә, авыл кооперациясенең ачылып бетмәгән потенциалына игътибар бирү кирәк, дигән бурыч куйды.

Президент республиканың агросәнәгать комплексына инвестицияләр актив җәлеп ителүен әйтте. Татарстанда дистәләгән теплица комплекслары төзү һәм яңартып кору эше уздырылуын, быел инвестицияләр күләме 15 мрд сум булачагын әйтте.

Миңнеханов тармакта нефтьчеләр зур роль уйнаганын билгеләп узды. "Татнефть" компаниясенә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы ягулык белән тәэмин иткәне өчен рәхмәтен җиткерде. Президент шулай ук тармак ветераннарына рәхмәтен ирештерде. "Агрофәнгә һөнәри кадрлар әзерләгәне, агрокультураларның яңа сортлары селекциясендә уңышлары өчен рәхмәт. ТАССРның 100 еллыгында сездән яңа казанышлар көтәбез", - дип белдерде. 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194956/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X