Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында алга таба үсеш курсын билгеләячәк

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак.

Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтелә.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге 12 сәгатьтә булачак. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.    

«Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты», — диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Беренче укылышта республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карау әзерләнгән. Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев