Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә Болгар ислам академиясен тәкъдим итәчәк

ТР Президенты дөньякүләм форум кунакларына яңадан торгызылган Казан Изге Ана соборы хакында сөйләячәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге дөньякүләм толерантлык саммитында Болгар ислам академиясен һәм яңадан торгызылган Казан Изге Ана соборын тәкъдим итәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«ТР Президенты кунакларга РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелгән Болгар ислам академиясен тәкъдим итәчәк. Рөстәм Миңнеханов академиянең асылы нидән гыйбарәт булуы хакында сөйләячәк. Быел ул ислам дине тәгълиматы докторларын әзерләп чыгарды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казан Изге Ана соборын яңадан торгызу уңаеннан башкарылган эшләр хакында сөйләячәк. Әлеге объект дин әһелләре өчен гаять зур әһәмияткә ия», - дип искәртте Галимова.

ТР Президентын әлеге форумга «Толерантлык лидерлары дебатлары» сессиясе спикеры сыйфатында чакырдылар. Ул Татарстан һәм республикада милләтара тынычлыкны саклау өчен булдырылган шартлар турында доклад белән чыгыш ясаячак.

Татарстанда 173 милләт вәкиле гомер итә. Милләтара тынычлыкны саклау – республика эчке сәясәтенең нигезе, - дип билгеләп үтте Галимова.
 

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196935/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев