Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: «Җитештерү эшенең активлыгын киметергә ярамый»

Дүшәмбе көнне Чаллыга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул шәһәрнең «Мастер» Кама индустриаль паркында эшкуарлар белән очрашты. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бизнес вәкилләре белән очрашу форматы эшкуарлыкның агымдагы проблемаларына тирәнрәк төшенергә һәм уртак карарлар табарга мөмкинлек бирә. «Мондый эш формасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Мин безнең муниципалитетлар, республика хезмәтләре җитәкчеләренә, шулай ук федераль коллегаларыбызга уртак эш өчен бик рәхмәтле», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, пандемия һәм башка чикләүләр икътисадка, шул исәптән бизнес эшенә сизелерлек йогынты ясады. Шул ук вакытта кайбер тармаклар буенча, киресенчә, үсеш күзәтелә: электрон сәүдә, илтеп җиткерү өлкәләре һ.б.лар.
«Республикада бизнесны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Атна саен без муниципалитетларның социаль-икътисадый үсеше һәм эшкуарлык мәсьәләләрен карыйбыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Видеоэлемтә буенча очрашуда катнашучыларга Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, Татарстан, гадәттәгечә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыруда актив позициядә тора.
Очрашу кысаларында 8 мәсьәлә каралды. Сәнәгать предприятиеләре вәкилләре җитештерү эшчәнлеге өчен кирәкле техник кислород кытлыгы турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, җитештерү эшенең активлыгын киметергә ярамый. «Безнең предприятиеләр өчен лимитны арттырыгыз. Заводлар эшләргә тиеш, технологик процесслар туктарга тиеш түгел», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримовка.
Шулай ук эшкуарлар бизнеска ярдәм итүнең барлык чараларын «санлы» форматка күчерүне сорадылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тиешле онлайн платформа ярдәмендә субсидияләр бирү тәҗрибәсе бар. Ул Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына һәм ТР Икътисад министрлыгына мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итүнең иң кирәкле инструментларын электрон рәвешкә күчерергә, шулай ук эшкуарлар өчен әлеге тема буенча махсус укулар оештырырга кушты.
Очрашуда эшкуарларның каты коммуналь калдыклар өлкәсендә төбәк операторлары белән үзара мөнәсәбәтләренә аерым игътибар бирелде. Нигездә сүз «Гринта» региональ операторы турында барды. Аерым алганда, бүген каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү хисаплау тәртибе буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Эшкуарлар белән төзелгән килешүләрнең күбесендә түләү норматив буенча түгел, ә барлыкка килгән каты көнкүреш калдыкларының факттагы күләме буенча исәпләнә. Татарстан Республикасы Президенты профильле хезмәтләргә бу проблеманы анализларга һәм кирәк булганда, Россия Премьер-министры адресына мөрәҗәгать әзерләргә кушты. «Безгә кече бизнес вәкилләрен, төбәк операторларын, республиканың Төзелеш министрлыгы вәкилләрен җыярга һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышырга кирәк. Әгәр нинди дә булса норматив карарлар кабул итәргә кирәк икән, мин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе адресына мөрәҗәгать итәргә әзер. Килешүләр төзү кысаларында теге яки бу вариантны сайларга мөмкин дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аерым бер блок үзмәшгульләр эшчәнлегенә багышланды. Шулай итеп, ТР Президентына Чаллыда «Казан» агросәнәгать паркы кебек мәйданчык булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, әлеге фикер игътибар белән каралачак.
Шулай ук очрашуда эшкуарларга үзмәшгульләр белән хезмәттәшлек иткәндә хезмәт һәм граждан-хокукый мөнәсәбәтләрне чикләү буенча салым органнары белән уртак алымнар эшләүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль эшкуарлар белән эшләү кагыйдәләрен җентекләп аңлатып белешмәлекләр булдырырга кушты.
Моннан тыш, очрашу барышында муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу өлкәсендә контрольне оештыру һәм ТОСЭР резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сәнәгать парклары һәм ТОСЭР резидентлары тарафыннан җир алу процедурасын гадиләштерергә кушты.
Чаллыга визиты кысаларында Рөстәм Нургалиевич «СтиС-Чаллы» предприятиесендә стеклопакетлар  җитештерүне дә карады. Завод 3500 квадрат метрдан артык территориядә урнашкан һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә торган иң яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эш үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган стеклопакетлар ассортименты белән танышты. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, җитештерү эшендә инновацион технологияләр кертелә, шулай ук сыйфатны контрольдә тоту өчен үз лабораториясе дә бар. Эштә илебез җитештерүчеләренең тикшерелгән чималы гына кулланыла.
Көн саен завод 3 мең берәмлеккә кадәр стеклопакет төяп җибәрә. Продукция Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Казан, Зеденодольск, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Уфага озатыла.
Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре товарлары күргәзмәсен дә карады. Экспозициядә пенополистероль блоклары, труба гидравлик тоташтырмалары, мобиль җылыту системалары, төрле автокомпонентлар, көнкүреш техникасы, текстиль продукцияселәре урын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр