Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан делегациясен кабул итәчәк

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты WorldSkills чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләячәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясе белән очрашачак, шулай ук WorldSkills-2019 чемпионаты җиңүчеләрен, призерларын һәм экспертларын бүләкләячәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе Хакиме Ондас Уразалин җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашуны планлаштыра", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казахстан кунаклары белән очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның резиденциясендә планлаштырылган. Актүбә өлкәсе Казахстанның Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән өченче төбәге булды. Имзалау тантанасы 2017 елда Чиләбедә Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XIV форумы кысаларында узды.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты 2019 елның августында Казанда узган WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында җиңүчеләрне, призерларны һәм экспертларны олылауны планлаштыра. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, барлык катнашучыларга да акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

  • Чемпионатта Татарстаннан ил җыелмасына 15 конкурсант сайлап алынды, алар 14 компетенциядә тәкъдим ителде. Аларның өчесе - алтын, көмеш һәм бронза медальләр алды. Тагын 8 конкурсант осталык өчен медальләр алды. WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты ярышларында 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь профессионал катнашты, алар 56 компетенциядә көч сынашты. Ярышларга 272 мең кеше килгән.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/26/194286/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев