Рөстәм Миңнеханов Марковников исемендәге беренче премияне тапшырды
Премиянең лауреаты Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан федераль университетының атказанган профессоры Александр Коновалов булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан федераль университетының атказанган профессоры Александр Коноваловка В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан тикшеренүчесе органик химия үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә торган премиянең беренче лауреаты булды.
«Рөстәм Миңнеханов Александр Коноваловны югары дәрәҗәдәге бүләк белән котлады, аның Казан химия мәктәбе һәм тулаем Россия фәне үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия Татарстанда химия фәненең киләчәк үсеше, галимнәрне органик химия өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләр, уйлап табулар һәм ачышлар өчен бүләкләү, шулай ук күренекле рус химигы исемен мәңгеләштерү өчен гамәлгә куелган.
Татарстан Президенты указы белән гамәлгә куелган премиягә кандидатураларны дәүләт хакимияте органнары, Россия, чит ил һәм халыкара фәнни оешмалар, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.
Владимир Васильевич Марковников (1837 яки 1838 — 1904) — Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле, Александр Бутлеров шәкерте, органик кушылмалар молекулаларында атомнарның үзара йогынтысы турындагы тәгълиматны булдыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев