Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов медикларга: барысы да ял итәргә әзер, ә сез - тагын да катгыйрак эшкә

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, татарстанлылар, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, үзләре турында кайгыртырга тиеш.

Covid-19 яңа коронавирус йогышы пандемиясе аркасында сәламәтлек саклау системасына бик зур йөкләнде, һәм мондый хәл әле дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау тармагы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыруда белдерде. 

«Без барыбыз да бәйрәм көннәре якынлашу белән ял итәргә ниятләвебезне беләбез. Ә сез, мин ышанам, тагын да катгыйрак эшкә тотынасыз», — диде ТР Президенты җыелганнарга. 

Аның фикеренчә, чикләү чараларыннан башка, хокук саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренең ярдәменнән, "авыру дулкыны күбрәк булыр иде". 

«Без бу проблеманы берүзебез генә башкарып чыкмас идек. Яңа коронавирус табылган теплоходтан безгә пассажирлар алып кайткач, берәү дә берни дә белми иде. Без бу кешеләрне кабул итә һәм дәвалый алуыбызга шатландык. "Кызыл зонага"кердек. Барлык чараларны да тәэмин итү җиңел булмады. Рәхмәт сезгә", - дип ассызыклады республика җитәкчесе. 

Шул ук вакытта ул, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүче «ваемсыз кешеләр» кала бирә, дип билгеләп үтте.

"Таләпләрне үтәмиләр, ә медикларга йөкләнеш зур, һәм шуның кадәр ашыгыч ярдәм бригадалары юк. Чөнки кешеләр дә үзләре турында кайгыртырга тиеш", - дип йомгак ясады Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев