Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләячәк.

Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк

Татарстан Президенты Юлламасы республикага бер елга алга кирәкле үсеш темпын билгеләргә ярдәм итә. Бу фикерне «Татар-информ»корреспондентына ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате алдыннан белдерде.

"Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә", - диде Фазлыева. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың социаль сәясәтенә багышланган юлламаның бер өлешенә аерым игътибар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның киләчәк үсеше курсын билгеләде, аны һәркем онлайн карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X