Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорттагы фатирны карады

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/11 йорттагы фатирны карады.

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 149 фатирга исәпләнгән 63/11 дүрт подъездлы йорт төзелеше 2018 елның көзендә башланып китте. Төзелешнең инвесторы – «ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО, техник заказчысы – «ДОМКОР» ҖЧҖ, генподрядчысы - «Домкор Строй» ҖЧҖ.

63/11 яңа төзелеш яхшы үсеш алган инфраструктуралы 63 нче микрорайон үзәгендә урнашкан: ишегалдында 340 урынга исәпләнгән «Сабантуй» балалар бакчасы төзелгән, күрше 65 микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп бар.

Биредә барлык эшләр төгәлләнгәннән соң балалар һәм спорт мәйданчыклары, газоннар, ял итү мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен юллар, парковка урыннары урнашачак. Янәшәдә генә  Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы җәмәгать транспорты тукталышы.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

63/11 йорттагы фатирлар чиста эшләнелеш белән тапшырыла: түшәмнәр, мәгълүматларны дистанцион төшерү белән су һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары, сантехника, җылыту системасы радиаторлары, ПВХ-профильдәге тәрәзәләр, металл ишекләр, лоджияләр куелган.

Хәзерге вакытта 63 нче микрорайон мәйданчыгында 614 фатирлы социаль ипотека программасы буенча тагын ике йорт төзелә. Алар агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37734

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев