Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план төзергә кушты

Республика алдында «"Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру буенча җитди бурыч тора.

Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, территориаль планлаштыруның бердәм һәм агломерация документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерү белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Бу "кайда яшим, шунда ук эшлим дә“ принцибы буенча, шул исәптән сәнәгать мәйданчыклары аша да, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Комплекслы үсеш буенча шундый ук бурыч кече шәһәрләргә һәм авыл җирлегенә кагыла", - диде ул.

Республика алдында «"Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру буенча җитди бурыч тора. Бу эшкә комплекслы якын килергә кирәк, торак тапшыруны арттыру гына түгел, социаль, транспорт, инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, шулай ук эш урыннары булдыру ягыннан да, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X