Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Тюрингия бизнесын җәелдерү өчен мөмкинлек бар

"Германия — безнең әйдәп баручы тышкы икътисади партнерыбыз", - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Германиянең Тюрингия федераль җирлеге бизнесын җәлеп итү белән кызыксына һәм чит ил компанияләренә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан — Тюрингия» эшлекле форумы вакытында белдерде.  Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Чара Веймарда Татарстан делегациясенең эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Германия бизнесы республикада уңышлы үсә, ә Татарстан ягы югары технологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендә партнерлар тәҗрибәсен актив куллана.

«Германия — безнең әйдәп баручы тышкы икътисади партнерыбыз. Узган ел товар әйләнеше 1,8 млрд доллардан артып китте, шул ук вакытта Германиядән импорт 20 процентка артты. Бу Татарстанның немец компанияләре өчен зур базар булуы турында сөйли», - диде республика Президенты.

Якын арада Германиядә Татарстан вәкиллеген ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә Татарстан белән Германия арасында гына түгел, республика һәм Тюрингия арасындагы килешүләр турында да сүз бара. Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләр зур күләмдә булса да, ике якка да файдалы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр шактый күп дип саный.

Бодо Рамелов Рөстәм Миңнехановның Тюрингиядә өченче тапкыр булуын искә төшерде - бу ике як арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен раслый. Аның сүзләренчә, Тюрингия Татарстаннан күп нәрсәне үзләштерә, шулай ук үз тәҗрибәсе белән төрле юнәлешләрдә уртаклаша ала.

Очрашу ахырында Татарстан һәм Тюрингия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Казан электротехника заводы, «Карнет» ҖЧҖ һәм «Микро-Гибрид Электроник ГмбХ» компаниясе өч яклы килешүгә кул куйдылар, IBYKUS компаниясе һәм «Химград» технополисы шулай ук хезмәттәшлек турында килештеләр.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188667/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев