Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генконсулы белән сөйләшүләр үткәрәчәк

Татарстан Президенты Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак. Ул Чаллыга эшлекле сәфәр кылачак. Анда машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чарада катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашачак.

Генераль консул белән сөйләшүләрдән соң Татарстан Республикасы Президенты Euronews телеканалы генераль директоры Майкл Питерс белән очрашырга планлаштыра. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, очрашу барышында киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/194997/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев