Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнехановка яңартылган «Дулкын» бассейнын күрсәттеләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Иң элек Президент М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе объектларына кергән, капиталь ремонт ясалган «Дулкын» йөзү бассейнында булды.

Бассейнны ремонтлау ел башында башланган һәм август аенда тәмамланган. Эшләрне "Твой дом" компаниясе төзүчеләре башкарды. Исегезгә төшерәбез, «Дулкын» бассейны 38 ел элек төзелгән, аның касәсе 1,6 метр тирәнлектәге 25 метрлы 6 юлдан тора. Түбән күчеш 5 метрга кадәр җитә.
Бассейнны ремонтлау эшләренең гомуми бәясе 115 миллион сум тәшкил иткән. Капиталь ремонт барлык залларга да үткәрелде - спорт залы, душ белән җиһазландырылган ике зур киенү-чишенү бүлмәләре (кызлар һәм егетләр) тәртипкә китерелде. Коры зал барлыкка килде, тренажерлар залы яңартылды, анда спортчылар армреслинг белән шөгыльләнә алачак. Президент спортчылар белән аралашты, алар арасында халыкара класслы спорт мастеры Миләүшә Гыймранова да бар иде.
Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, эшләрнең ышанычлы башкарылуына инанды: бассейнда «Дельфин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Чаллы синхрончылары чыгыш ясады, спорт залында грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча спортчыларның тренировкалары бара иде.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук, яңартылган бассейн бинасында булган вакытта, Яр Чаллыны бассейннар саны буенча республикада икенче урында дип әйтергә мөмкин дип билгеләп үтте. «500 млн сумлык капиталь ремонт программасыннан 115 млн сум Яр Чаллыга бүлеп бирелде. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк. Без Яр Чаллыда кайбер объектларны исәпкә алдык, хәзер киләсе елга программа формалаштырабыз», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр "Дулкын" бассейны артында урнашкан спорт мәктәбе бинасын ремонтлаганнар иде, спорт комплексы норматив хәлгә китерелде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев