Блогер Рөстәм Нәбиев яңа дөнья рекорды куйды
Яңалыклар тасмасы

Блогер Рөстәм Нәбиев яңа дөнья рекорды куйды

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Грузиядәге Казбек (5033м) тавына менеп җиткәннәр.

«Безнең белән барысы да яхшы. Казбек тавына менеп җиттек.! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», - дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.

Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев