Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Усманов: “Казан Газпром трансгаз” инновацияләре бөтен Россиядә кулланыла

Оешма галимнәр белән берлектә башкарылган техник эшләнмәләрне кулланылышка актив кертә.

“Казан Газпром трансгаз”ның газ-транспорт оешмалары нәтиҗәлелеген арттыра торган алдынгы техник тәҗрибәсе илкүләмендә кулланыла. Бу хакта “Татар-информ” журналистлары белән әңгәмә вакытында “Казан Газпром трансгаз” генераль директоры Рөстәм Усманов сөйләде.

“Монда, Казанда фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнүләре мине гаҗәпләндерде. “Казан Газпром трансгаз” мәйданчыгында капиталь ремонт департаменты уздырган киңәшмәдә газ суырту агрегатларын тоташтыручы торбаүткәргечләрнең компрессор станцияләрен эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыручы эшләнмә тармак дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Безнең тәҗрибәне бөтен “Газпром” буенча тараталар", — диде Усманов.

Ул хәзерге вакытта оешмада инновацион фикерләү сәләте һәм яңа идеяләре булган бик күп кеше эшләвен дә әйтте. Компания аларның инициативасына һәм эш барышын, җиһазларны камилләштерү омтылышына ярдәм итәргә ниятли. Перспективалы яшьләргә аерым игътибар бирелә, диде агентлык әңгәмәдәше.

Галимнәр белән хезмәттәшлектән башка чын инновацион эшләнмәләр мөмкин хәл булмас иде. Шуңа күрә “Казан Газпром трансгаз” республикада әйдәп баручы бер югары уку йорты белән даими хезмәттәшлек алып бара.

“Эшли башлавымның беренче көннәрендә үк безнең ярдәмче югары уку йорты булган “КНИТУ-КХТИның ректоры белән таныштым. Ул миңа бик ошады, креатив һәм инициативалы кеше. “Газпром”ның фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре буенча бик күп уртак эшләребез бар”, - диде Рөстәм Усманов.

Мондый эшнең реаль мисалы итеп ул, ремонт эшләре вакытында газ кудыру өчен мобиль компрессор җайланмасын китерде. Газүткәргечтәге ремонт эшләре вакытында әлеге җайланма газны торбаның күрше участогына күчерергә мөмкинлек бирә, ә аны атмосферага чыгармый.

Димәк, ике уңай нәтиҗә: “зәңгәр ягулык” кулланучылар өчен сакланып кала, шул ук вакытта экологиягә дә зыян килми. Усманов сүзләренчә, мондый җайланма белән бер тапкыр экономияләнгән газ күләме Әлмәт кебек шәһәрне тәүлек ярымнан да артыграк җылылык һәм энергия белән тәэмин итә ала.

“Без аны башта Казан газ форумында Рөстәм Нургалиевичка тәкъдим иттек. Ә соңыннан Иннополиста “Газпром” идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркеловка тәкъдим иттек. Ярдәмче югары уку йорты җитәкчелегендә эшләнгән продуктның башкаручысы НПП “Компрессор”. Фән белән җитештерү бәйләнеше конкуренциягә сәләтле продукт бирде. Ул җитештерүчәнлеге буенча импорт аналогларын 3 тапкырга уздыра һәм аны ясау бәясе дә ике мәртәбә арзанрак”, - диде Рөстәм Усманов.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195799/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев