Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рухыбыз сафлыгы сакчылары сез!

Чаллыда мәдәният үзәкләре шактый. Әмма ГЭС бистәсендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә алар арасында аерым дәрәҗәле урында тора. Биредә төрледән-төрле кызыклы чаралар үте. Иң мөһиме, милли рух белән сугарылган кичәләр, очрашуларның күп һәм даими булуы сөенечле. Шәһәр халкы биредә иң көчле һәм актив эшләүче мәдәният үзәге урнашуы белән горурлана...

Чаллыда мәдәният үзәкләре шактый. Әмма ГЭС бистәсендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә алар арасында аерым дәрәҗәле урында тора. Биредә төрледән-төрле кызыклы чаралар үте.

Иң мөһиме, милли рух белән сугарылган кичәләр, очрашуларның күп һәм даими булуы сөенечле. Шәһәр халкы биредә иң көчле һәм актив эшләүче мәдәният үзәге урнашуы белән горурлана ала.

Үзәк китапханәдә талантлы белгечләр - китапханәчеләр хезмәт куюы бу уңышларның нигезендә ята. Роза Хәмидуллина, Ләйсән Шәйхетдинова, Исламия Динмөхәммәтова кебек уңган хезмәткәрләрдән торган кечкенә генә коллектив нинди эшкә тотынса да, зур осталык белән башкарып чыга. Әдипләрнең библиографик белешмәләрен барлап китап итеп чыгару дисеңме, музей оештырумы, "Ләйсән" әдәби берләшмәсен әйдәп барумы - алар барысына да өлгерә. Һөнәр сайлау алдында торган үсмерләр өчен "Ләйсән тамчылары" исемле яшь журналистлар түгәрәге дә уңышлы эшләп килә. Ә монда үткән әдәби-музыкаль кичәләрне халык көтеп ала. Мәдәни үзәктә шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар үзләренең юбилей кичәләрен бик теләп үткәрәләр. Чөнки китапханә белгечләренең һәр эшне җиренә җиткереп башкаруын һәркем белә. Китап укучылар конференцияләре, яңа басмаларның кайтуы да Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә зур вакыйга кебек уза. Ел дәвамында биредә 200дән артык мәдәни чара уза.

Шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы фондында бүгенге көндә 716641 данә китап саклана. Чаллының төрле районнарында урнашкан 19 китапханә хезмәтеннән 67 мең 984 кеше файдалана, уку залларына 480нән артык шәһәрдәшебез йөри. Бер ел эчендә укучыларга 1 340787 данә китап бирелә. Болардан тыш, китапханәләр 40 төрле газета, 150 журнал алдыра. Шулай ук төрле өлкәләргә караган 4861 аудиоматериал бар. Электрон басмаларның саны 756га җитә. Болар барысы да халык өчен, шуңа да бирегә өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп йөри. Алай гына да түгел, китапханәчеләр "Китапханә сезгә үзе килә" дигән акция үткәрәләр. Алар предприятие һәм оешмаларга китаплар алып барып, кече китапханәләр оештыралар. Укучының үзләренә килергә вакыты юклыгын яисә ара ераклыгын сылтау итеп китапханәләргә йөрмәвен искә алып үткәрелгән бу чара үзенең нәтиҗәсен бирә. Билгеле бер вакыттан соң күчмә китапханә кабат предприятиегә укылганнарын алыштырырга яңа китаплар алып килә. Укучы үзе теләгән китапларны заказ биреп тә китертә ала. Бүгенге көндә менә шундый кече китапханә алты урында эшли.

Үзәк китапханәдә хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә, хезмәткәрләрнең итагатьле, һәр кешегә хөрмәт белән, игътибарлы каравы аларның үз эшенең остасы булулары хакында сөйли. Җылы, якты залларда файдалану өчен бөтен шартлар тудырылган.

Чаллының рухи вә мәдәни үзәге булган Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләрен һәм шәһәребезнең барлык мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Күңелләребезнең сафлыгы, рухыбызның саулыгы сагында торучы фидакарь җаннар сез!

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев