Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рухыбызны сафландыра бу бәйрәм

Шушы көннәрдә редакция почтасына шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбендә озак еллар укыткан данлыклы педагог Фәһимә Гыйльми кызы Зәйнуллинадан хат килде. Төп чаллылылар бәйрәменнән алган матур тәэсирләре белән уртаклаша ул. Фәһимә апага 15 августта 90 яшь тула. "Бу бәйрәмне мин елның-елында сабыйларча дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алам. Балачагым,...

Шушы көннәрдә редакция почтасына шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Вахитов исемендәге 2нче татар мәктәбендә озак еллар укыткан данлыклы педагог Фәһимә Гыйльми кызы Зәйнуллинадан хат килде. Төп чаллылылар бәйрәменнән алган матур тәэсирләре белән уртаклаша ул. Фәһимә апага 15 августта 90 яшь тула.

"Бу бәйрәмне мин елның-елында сабыйларча дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алам. Балачагым, яшьлегем, иң матур хезмәт елларым узган, яраткан укучыларым яшәгән Чаллыма, чын мәгънәсендә, мөкиббән мин. Ә төп чаллылылар бәйрәмендә булган саен, шәһәребезнең матурлыгына, бай тарихына, халкының гаҗәеп кунакчыллыгына, күпкырлы талантына тагын бер кат инанасың, сокланасың, горурланасың. Менә бу юлы да никадәр кичерешләр белән хозурланып, күпме танышлар белән очрашып, хатирәләр белән уртаклашып, шатлык-куаныч тулы хис-тойгыларга баеп кайттым. Инде үзләренең дә чәчләренә чал кергән беренче укучыларымның әле берсе, әле икенчесе килеп кочаклап, ихлас теләкләрен җиткергән чакта, күзләремнән мөлдерәп яшь акты. Берсеннән-берсе кадерле алар минем өчен. Ә бер укучымны - озак еллар дәвамында шушы бәйрәмне оештырып, йөзек кашына әйләндергән талантлы Чаллы кызы, күпме кешеләрнең рәхмәтен һәм хөрмәтен яулаган мәртәбәле шәхес Гөлзада Рзаеваны мин аерып яратам, горурланам. Көр тавышы белән Үзәк урамны гына түгел, чакрымнарга сузылган Чулман буйларын яңгыратып, һәр сүзен йөрәкләргә үткәреп сөйләүче Гөлзадабыз быел да төп чаллылыларга кабатланмас очрашу мизгелләре бүләк итте. Гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килгән халык шау-гөр килеп, җырлап-биеп күңел ачты. Төп чаллылылар бәйрәменең ничә буын шәһәрдәшләр көтеп алган кабатланмас очрашуга әйләнүендә Гөлзадабызның өлеше әйтеп бетергесез. Нәкъ менә шушы бәйрәм безне, ветераннарны, канатлы яшьлегебезгә кайтара, күңелләргә дәрт, тәнгә сихәт өсти, рухларны сафландыра. Яшьләр өчен дә бик матур тәрбияви чара ул. Балаларыбызны мәдәни-тарихи кыйммәтләрнең чын асылына төшенергә, туган җир, туган ил төшенчәләрен бөтен тирәнлеге белән аңларга ярдәм итүче бу матур бәйрәмнең гомере озын булсын. Ә Гөлзада Мөхәммәт кызына 2нче гимназиядә укыткан барлык укытучылар исеменнән ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез".

***

"Минем өчен дә төп чаллылылар очрашуы - иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе", - дип яза шәһәрдәшебез Анна Солтанова-Бутерякова. - "Без, бөтен шәһәргә чәчелеп яшәүчеләр, бу көнне сагынып көтеп алабыз, якын туганнар кебек чордашларны, сыйныфташларны барлыйбыз, хәл-әхвәлләр сорашабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз. Бу бәйрәм безгә тормыш-яшәешнең кадерен белергә, шәһәрдәшләребезне - якын дуслар, Чаллыбызны туган йортыбыз, зур бер гаилә итеп тоярга өйрәтә. Иң мөһиме, милләтләр дуслыгын пропагандалау чарасы буларак та роле зурдан бу чараның. Төрле телләрдә яңгыраган җырлар, милли биюләр, котлаулар, истәлек-хатирәләр белән үрелеп бара. Чаллы тарихын язган, яшьлек шәһәрен төзегән ветераннарның урыны һәрчак түрдән. Иң җылы рәхмәт сүзләре дә, иң матур теләкләр дә алар өчен яңгырый. Төп чаллылыларның балалары әби-бабалары, әти-әниләренең лаеклы үрнәгендә тәрбияләнә. Аларны зурлаганны күреп, бала күңелендә горурлык хисләре уяна икән, менә шул - иң дөрес тәрбия мәктәбе. Менә шуңа күрә төп чаллылылар бәйрәменең абруе елдан-ел арта гына бара. Безне дуслыкта, татулыкта яшәргә өйрәтүче яраткан бәйрәмебезгә шәһәр башлыгы Васил Шәйхразиевның килүе, халык белән бергәләп ял итүе моңа менә дигән дәлил".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев