Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рус география җәмгыятенең җирле бүлекчәсе проектлар конкурсы башлану турында игълан итә

Яр Чаллыда Рус география җәмгыятенең проект эшчәнлеге җирле бүлек эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булды.

Яр Чаллыда Рус география җәмгыятенең проект эшчәнлеге җирле бүлек эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Проектлар тормышның берьюлы берничә иҗтимагый-әһәмиятле якларын колачлады – бу шәһәрнең мәдәни-тарихи мирасы, географик белем бирү, шулай ук табигатьне саклау һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт. Бүген аның дүрт проекты бар. 

«Җирле бүлекнең амбициоз планнары күп һәм аларны битараф булмаган чаллылылар белән бергә тормышка ашыру, яңа проект төзү теләге бар, аның темасы безнең шәһәрдә яшәүче һәр кешегә якын булачак. Шуңа күрә без инициативалар, теләкләр, идеяләр, ниндидер яңа тәкъдимнәр җыюны игълан итәбез. Иң яхшы автор бүләкләнәчәк, шулай ук РГҖнең эшче төркеменә кабул ителәчәк», – дип белдерде Яр Чаллыда Рус география җәмгыятенең бүлекчәсе рәисе Сергей Кулиш.

Проектны эшләү буенча тәкъдимнәр география һәм чиктәш фәннәр темаларына кагылырга тиеш, болар-экспедиция, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, туристик маршрутлар, экологик һәм табигатьне саклау акцияләре, фестивальләр һәм күргәзмәләр булырга мөмкин.

 

Конкурста катнашу өчен, алдан үз элемтәләрен rgo.chelny@yandex.ru электрон почтасына юллап, заявка тутырырга яки Инстаграм социаль челтәрендә рәсми аккаунт адресына җибәрергә кирәк.

 

http://nabchelny.ru/news/37165

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев