Рус телен яклаучы закон кабул иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Рус телен яклаучы закон кабул иттеләр

Җәмәгать урыннарында мәгълүмат рус телендә булырга тиеш

Закон нигезендә, кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш. Шулай ук язуларны Россия халыклары телләрендә яки чит телләрдә кабатлау да рөхсәт ителә.

Тагын бер үзгәреш торак комплексларның һәм төзелеш объектларының исемнәренә кагыла: йорт салучылар, яңа күчемсез милек объектларын рекламалаганда бары тик кириллицаны гына кулланырга тиеш.

Закон 2026 елның 1 мартында үз көченә керер дип көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Туган тел

Нет комментариев