Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русия галимнәре “мәңгелек” каты диск уйлап тапкан

Русия галимнәре 100 мең ел дәвамында мәгълүмат саклап була торган каты диск уйлап тапкан. "Мәңгелек" каты дискны Д.И. Менделеев исеменедәге Русия химия-технология университетында кварц пыяласыннан эшлиләр. Мондый пыяла тышкы мохиткә (су, радиация, ут һ.б.) бирешми.

Киләчәктә мондый каты дисклар әлеге вакытта архивларны тотуга сарыф ителүче миллионлаган сум бюджет акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, киләчәк буыннарга фәнни һәм мәдәни әһәмияткә ия әсәрләрне калдырырга, дәүләт әһәмиятендәге документларны сакларга мөмкин булачак.
Институт галимнәре бу эш белән 2015 елдан башлап шөгыльләнә, әле 25 гигабайтлы "мәңгелек" диск эшләнде. Бүген аның бәясе - 10 мең сум. Белгечләр фикеренчә, күпләп җитештерелә башлагач, дискның бәясе 100 сумга кадәр төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев