Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәзил Фәхертдинов – елның иң яхшы актеры!

Татарстанда Халыкара театр көнендә театр әһелләрен зурлау матур традициягә әйләнде. Бу көнне Гаиләскәр Камал исемендәге дәүләт татар академия театрында, "Тантана" республика театр премиясен тапшыру чарасы уздырыла. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган премия быел бишенче тапкыр тапшырылды. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә...

Татарстанда Халыкара театр көнендә театр әһелләрен зурлау матур традициягә әйләнде. Бу көнне Гаиләскәр Камал исемендәге дәүләт татар академия театрында, "Тантана" республика театр премиясен тапшыру чарасы уздырыла. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган премия быел бишенче тапкыр тапшырылды. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә 47 номинант дәгъва кылды.

Әлеге зәвыклы кичәдә 11 номинация буенча премия лауреатлары билгеле булды. Номинантларны һәм тамашачыларны ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сәламләде. "Театр һәр татар кешесенең тормышында зур урын алып тора. Һәр татарстанлы өчен театр - рухи тормышның аерылгысыз өлеше", - дип билгеләп узды ул, һәм республиканың һөнәри театр җәмәгатьчелегенә, Татарстанны илебезнең эре театр үзәге буларак танытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

"Быелгы бәйрәмне без шатлыклы вакыйгалар белән билгеләп үттек. 25 мартта Чаллыда мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның атказанган артисты Рафик Каюмов "Елның иң яхшы артисты" дип табылды. Шул ук көнне үзебезнең залыбызда Әхәт Гаффар әсәре буенча куелган "Язлар моңы"н моноспектакль рәвешендә тамашачыларга тәкъдим иттек. Рафик Каюмов белән Туймазы театры артисткасы Римма Ключарева уйнаган әлеге премьера тамашачылар күңеленә хуш килде. Сүз уңаеннан, "Язлар моң"ы спектаклен тиздән Чаллы тамашачысы да карый ала. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә күрсәтергә җыенабыз. Бу өлкән буынга менә дигән бүләк!

Инде "Тантанада" Рәзил Фәхертдинов "Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы" номинациясендә җиңде", - дип куанычлары белән уртаклашты Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы дәүләт татар драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов. Рәзилгә бу уңышны "Ике хуҗаның хезмәтчесе" комедиясендәге Труффальдино роле китерде. Яшь артист әлеге роле белән тамашачыларны гына түгел, театр тәнкыйтьчеләрен дә шаккаттырды.

Г. Камал исемендәге театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина "Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы" дип табылды. Ул бу югары бүләккә "Сөясеңме, сөймисеңме?" драмасында Карчык образын тудырган өчен лаек булды. Тамашачылар яраткан артистларын көчле алкышларга күмделәр. Лауреатларга 50шәр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

"Тантана"ны оештыручыларның сүзләренә караганда, кайбер номинацияләрдә шулкадәр күп һәм көчле дәгъвачылар булган ки, жюри бер генә җиңүчене билгеләү шактый авыр булган. Әйтик, "Ике хуҗаның хезмәтчесе" спектаклендә Смеральдино образы тудырганы өчен Чаллы дәүләт татар драма театры актрисасы Чулпан Арсланова "Иҗади үсеш өчен" махсус приз белән бүләкләнде. Театрыбызның талантлы яшьләренә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев