Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сабан туе гүзәле” бәйгесенә – 25 ел

Бәйгедә югары һәм урта уку йортларында белем алучы, шәһәрнең төрле оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче 18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган кызлар катнаша ала.

26 апрельдә “Кызыл тау”  мәдәният үзәгендә (Чулман проспекты, Лесная тукталышы) “Сабан туе  гүзәле” бәйгесенең сайлап  алу этабы узачак. Катнашучылар жюрига  үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади номерларын күрсәтергә тиеш. Татар халкының теле, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга  тапшыру максатында үткәрелүче әлеге бәйге – Чаллының иң матур традицион бәйрәмнәренең берсе булып санала.

Чирек гасыр биредә  кызларыбызның уңган-өлгерлеге, телгә һәм һөнәргә осталыгы, бай рухи мираслы халыкның лаеклы вәкиле булуы расланып килә. Бу вакыт аралыгында 1000 нән артык кыз үзенең осталыгын күрсәтте, бәйгегә меңләгән танылган кунаклар килде. Алар арасында сәхнә йолдызлары да, ерак һәм якын чит илләрдән килгән кунаклар да,  Дәүләт советы һәм Шәһәр советы вәкилләре, шәһәр һәм район хакимнәре дә булды.

 Бәйгедә югары һәм урта уку йортларында белем алучы, шәһәрнең төрле оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче 18 яшьтән 25 яшькә кадәр  булган   кызлар катнаша. Әлбәттә,  аларның татар телен камил белүләре дә  таләп ителә.

 Бәйгегә  әзерлек сайлап алу этабыннан соң ук башланачак. Кызлар белән вокал, хореография, сәхнә теле буенча педагоглар, модельерлар  һәм визажистлар эшләячәк. Бәйгенең тыгыз графигында видео һәм фотосессияләр дә каралган.

 “Сабан туе гүзәле 2018” шәһәр  бәйгесенең  финалы  Сара Садыйкова исемендәге концертлар  залында 20 июньдә узачак. Юбилей елында бәйге тагын да тантаналырак һәм матуррак булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев