Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабан туе халыкчанлыгы белән французларга кызыклы булачак

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ватандашлар өчен Сабан туе үз мәдәниятең белән танышу, телең һәм рухың белән үзеңә якын кешеләр белән аралашу булса, күпне күргән французлар, аеруча Парижда яшәүчеләр өчен, бәйрәмнең һәркем өчен ачык булуы, халыкчанлыгы кызык булырга мөмкин. "Татар-информ" хәбәрчесенә "Диалогические перспективы" ассоциациясе президенты Луиза Бохараева шулай дип...

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ватандашлар өчен Сабан туе үз мәдәниятең белән танышу, телең һәм рухың белән үзеңә якын кешеләр белән аралашу булса, күпне күргән французлар, аеруча Парижда яшәүчеләр өчен, бәйрәмнең һәркем өчен ачык булуы, халыкчанлыгы кызык булырга мөмкин. "Татар-информ" хәбәрчесенә "Диалогические перспективы" ассоциациясе президенты Луиза Бохараева шулай дип белдерде.

Искәртеп үтәбез, бүген Парижның данлыклы Марс кырында Сабан туе башланып китә. Программада - Татарстанның иҗат коллективлары һәм татар эстрада артистлары чыгышлары, Сабан туеның традицион уеннары һәм милли көрәш; халык һөнәрчелеге товарлары һәм татар аш-суы күргәзмәләре.

"Минем өчен Сабан туе дуслар, хезмәттәшләр, туганнар белән очрашу. Мин бүген бәйрәмнең репетициясенә килгәч тә Марс кырында дусларымны очраттым инде", - диде Луиза. Ул бу матур бәйрәмнең Парижда уздырылуына сөенүен җиткерде. Бәйрәмнең аралашуга һәм уртак эшләргә күп юллар ачу мөмкинлеген ассызыклады.

"Парижның Марс кырында - милли көрәш, Батырны тәкә һәм акчалата бүләк көтә", - дип язган Луиза Бохараева социаль челтәрдәге битенә.

Луиза Бохараева - Казан кызы, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, данлыклы Бохараевлар нәселеннән. Ул җитәкләгән "Диалогические перспективы" ассоциациясе татар язучыларын Франциядә таныту юнәлешендә актив эшли. Мәсәлән, күптән түгел генә халык язучысы Разил Вәлиевның шигъри әсәре француз теленә тәрҗемә ителгән. Әлбәттә, күренекле язучы Равил Бохараевның мирасын киң җәмәгатьчелеккә таныту буенча актив эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев