Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабан туена кайда, кайсы артистны көтәләр?

Сабан туе концертка һәм спорт уеннарына гына әйләнеп калмасын иде дигән өндәү булса да, милли бәйрәмнең төп йөзе булып әле дә артистлар кала бирә.

Быел сәхнә осталарыбыз кайда һәм кайчан чыгыш ясаячак? Игътибарыгызга махсус тупланган исемлек тәкъдим итәбез. 

Чаллы Сабан туе 17 июнь көнне билгеләп үтеләчәк. Анда татар эстрадасы  йолдызлары Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Зәринә Хәсәншинаның чыгышы көтелә. 

Әгерҗе районы халкын Сабан туе белән 11 июньдә Гүзәлия һәм Артур Минһаҗевлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов котлаячак.

Әлмәтлеләрне 11 июньдә Марат Яруллин, Салават Миңнеханов, Гүзәлем һәм «Казан егетләре» төркеме куандырачак.

Актаныш районына – Айдар Рәкыйпов, Раяз Фасыйхов, 9 июньдә Яңа Элемгә – Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, 11 июньдә Чөгәнәгә Зинира һәм Ризат Рамазановлар килүе көтелә. 9 июнь көнне Меңнәр авылында Филүс Каһиров чыгыш ясаячак.

Шулай ук әлеге талантлы җырчыны 10 июньдә Зәй Сабан туенда да көтәләр. Аннан кала биредә Ясмин һәм Рөстәм Насыйбуллиннар, Радик һәм Равил Шәрипҗановлар да чыгыш ясаячак.

11 июнь көнне Филүс Каһиров Алабуга Сабан туена да чакырулы.

Тукай районында исә төп Сабан туе 11 июньдә Кызыл Байрак авылында үтәчәк. Биредә бу көнне Гүзәл Уразова сәхнә тотачак. Иштирәк авылына 10 июньдә Айгөл Бариева килә. Мусабай-Завод авыл Сабан туена «Риваять» ансамбле, Нурзадә, Гөлназ Сираева, Илсур Шәйдуллин һәм Илмир Ямалов килүе көтелә. 10 июньдә Бикләнгә Чаллы җырчысы Илшат Хәмәдиев киләчәк.  

Сарманда 12 июньдә кичке Сабан туенда Марат Яруллин чыгышын карап булачак. Иске Кәшәр авылында 11 июнь көнне Нәркис чыгыш ясаячак.

18 июньдә Түбән Камада үтәчәк Сабан туенда Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, Филүс Каһиров, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар кыздырачак. 

Менделеевск районы Сабан туена да Филүс Каһиров чакырулы. Биредә милли бәйрәмебез 11 июньдә үтәчәк. 10 июньдә исә Бәзәкә авылына Салават Фәтхетдинов киләчәк.

10 июньдә Мамадышта Иркәне көтәләр. 11 июньдә Иске Комазан авылына Данир Сабиров чакырулы.

10 июнь көнне Минзәлә районында Зәйнәб Фәрхетдинова моңланачак. 9 июньдә Тау асты Байлар авылында – С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Әтрәкле авылында, 10сы көнне – Вадим Захаров, 11 июньдә Гөлек авылында Марат Яруллин, Рузилә Хәйртдинова, Минзәлә театры артистлары, Илсур Шәйдуллин, Илмир Ямалов чыгыш ясаячак.


10-11 июнь – республикабыз районнары һәм авылларында
17 июньдә – Чаллыда
18 июньдә – Түбән Камада
24 июньдә – Казанда 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев