Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабан туйларын кайчан үткәрергә җыеналар?

«ШК» хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, җитәкчелектә милли бәйрәмебезне июньнең икенче яртысындагы ялларга билгеләү турында килешү бар.

Конкрет даталары Татарстан Президенты Указы нигезендә тәгаенләнәчәк. Татарстан, гомумән, татар халкын соңгы арада быел Сабан туйлары булырмы дигән сорау борчый. Безнең мәгълүматлар буенча югары даирәләрдә Сабантуйны июньнең икенче яртысындагы ял көннәренә кую турында сөйләшәләр. Бүген бу хакта журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да тукталып узды. Сабан туйлары хакында сорауга ул әлеге вакытта аның кайчан һәм ничек үткәрелүе турында фикер алышу бара.

«ШК» хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, җитәкчелектә милли бәйрәмебезне июньнең икенче яртысындагы ялларга билгеләү турында килешү бар. Конкрет даталары Татарстан Президенты Указы нигезендә тәгаенләнәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев