Шəhри Чаллы

“Сабантуе гүзәле-2017” билгеле булды

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында "Сабантуе гүзәле-2017" бәйгесе үтте. Анда туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф -гадәтләребез, йолаларыбызны бик яхшы белгән, талантлы милләт кызлары катнашты. Мәртәбәле жюри ике сәгать барган тамаша- бәйгедә 10 сылуның уңган-булганлыгың, гүзәллеген күзәттеп җиңүчене билгеләде.

Кызларның барсына да номинациядәләрдә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды. Ә "Сабантуе гүзәле-2017" исеменә Сарман районында туган, бүгенге көндә Чаллы Дәүләт педагогия университетында 3 курста гыйлем алучы 20 яшьлек Алия Фәйзуллина лаек булды.

"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында тавыш бирүләрдә Мулланур Вахитов исемендәге 2 татар гимназиясе укытучысы Айгөл Абдуллина җиңде. Редакция аңа 5000 сумлык бүләк тапшырды. Икенче урынны КАМАЗ хезмәткәре Альбина Биктимирова алды. Аңа газетабызда котлау бирү өчен 1 меңлек сертификат тапшырыл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: