Сабантуй алдыннан көрәш кагыйдәләрен расладылар
Яңалыклар тасмасы

Сабантуй алдыннан көрәш кагыйдәләрен расладылар

Нинди үзгәрешләр кертелә?

“Витязь” спорт клубында елдагыча Сабантуй алдыннан тренерлар, казыйлар, аксакаллар катнашында көрәш буенча очрашу узды. Алар бу елда 14 июньдә узачак Чаллы Сабан туенда көрәшкә кагылышлы үзгәрешләрне расладылар. Спортчылар “Халыкка, көрәшчеләргә хөрмәт”  дигән кагыйдәне онытмаска тиеш. Абсолют батырны билгеләгәндә 18+ категориясе 5 минут бәйләмичә, 5 минут бәйләп ( элек 2 минут иде) көрәшәчәкләр. 18 яшькә кадәргеләр арасында да абсолют батырны билгеләү өчен вакытны озайттылар – егетләр 3 минут бәйләмичә, 3 минут бәйләп көрәшәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт милли көрәш спорт көрәш Сабантуе баш батыр

Нет комментариев