Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сабын сериаллары” актрисаларының шәхси тормышы мактанырлык түгел

Байлар да елый", "Кыргый роза", "Кол кыз Изаура", "Гади Мария"... Бу сүзләрне ишетү белән күпчелек ватандашларыбызның күз алдына 1990 елларда ифрат популяр Мексика, Бразилия телесериаллары килеп баса. Алар миллионнарча хатын-кызларыбызны ярсу мәхәббәт һәм кичереп булмаслык хыянәтләр дөньясына алып керде, бу фильмнарны караганда түгелгән күз яшьләрен бергә җыйсаң, берничә цистерна тулыр...

Аларның үзәк героиняларын уйнаган актрисаларның хәзерге хәле, мөгаен, күпләрне кызыксындырадыр. Шуңа ачыклык кертеп үтик. "Байлар да елый" телесериалында үзәк каһарман Марианна, "Кыргый роза"да Роза рольләрен башкарган Вероника Кастро шәхси тормышта бәхеткә ирешә алмаган. Быел 65 яшен тутыручы актриса беркайчан да кияүгә чыкмаган.

Шулай да аның ике улы бар. Өлкәне - билгеле композитор һәм җырчы Кристиан Кастро 1974 елда дөньяга килгән. Беренче хатыны белән аерылышканнан соң әнисе аның белән аралашмый башлаган. Оныгы тууы турында да ул гәзитләрдән генә укып белгән. Кече улы Мишель Кастро быел 33 яшен тутыра. Югарыда аталган "сабын сериаллары"нда төшкәннән соң Вероника Кастро телевизион тапшырулар алып бару белән шөгыльләнә. Бу эшеннән аның әле дә туктаганы юк.

СССР телеэкраннарына беренче булып чыккан "сабын сериалы" "Кол кыз Изаура"да үзәк роль башкарган Лусселия Сантус 20 майда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгели. 1976 елда уйналган Изаура роле аңа чиксез популярлык китерә, төрле кинокомпания­ләр актрисаны үзләренә чакыра. Лусселия Сантус дистәләрчә фильмнарда төрле рольләр башкара, режиссер сыйфатында көчен сынап, ике документаль фильм төшерә. Ләкин 2006 елдан соң аның бер кинода да төшкәне юк.



Яшьлегендә актриса Бразилия дирижеры Джон Нешлингка кияүгә чыккан була, ләкин никах озайлы булмый, алар аерылыша. Быел 35 яшен тутыручы уллары Педро Нешлинг - бүгенге көндә танылган актер.
Әйткәндәй, Лусселия Сантус Будда динен тота.

1989 елда төшерелгән "Гади Мария" сериалында үзәк рольне башкаручы Виктория Руффога быел 55 яшь тула. Аның да шәхси тормышы җил-давыллы була. "Гади Мария"да төшкәндә ул үзенең беренче ире - актриса Сильвия Дербесның улы Эухенио Дербес белән таныша. Озакламый алар өйләнешә. Бер уллары туа. Ләкин никах озакка сузылмый - 1996 елда яшьләр аерылыша.

Бүген Виктория Руффо Мексика сәясәтчесе Омаром Файядта кияүдә. 2004 елда ул иренә игезәк Виктория белән Ануарны бүләк итте. Балалары туганнан соң актриса берничә елга кино эшчәнлеген ташлап тора, ләкин тиздән сәхнәгә кайта. Шулай итеп, "сабын сериаллары"ның финалы һәрвакыт якты булса да, аларда төп рольләрне уйнаучы актрисаларның шәхси тормышы һәрвакыт аяз түгел. Хәер, кино - бер нәрсә, ә тормыш - бөтенләй икенче.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев