Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабыйларны Коръән уку бәйгесенә дәшәләр

28 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә 23 тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә. Анда теле ачылган Коръән сүрәләрен белгән сабыйлардан алып 16 яшькәчә үсмерләр катнаша ала. Бәйгене ТР Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Балалар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар. Аларны Чаллы мәчетләре...

28 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә 23 тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә. Анда теле ачылган Коръән сүрәләрен белгән сабыйлардан алып 16 яшькәчә үсмерләр катнаша ала. Бәйгене ТР Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра. Балалар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар. Аларны Чаллы мәчетләре имамнары бәяләячәк.

Елдан-ел ошбу изге китапны уку, белү, сүрә-аятьларны яттан сөйләү конкурсының дәрәҗәсе арта бара, анда катнашырга күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров, Самара өлкәләреннән дә киләләр. Ә республикабызның исә барлык районнарыннан да, башкалабыз Казаннан да мөселман балалары күпләп катнашалар.

Оештыручылар бу бәйгедә катнашкан бер сабыйны да бүләксез калдырмыйлар. Быел да иганәчеләр ярдәме белән бик күп зиннәтле призлар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев