Сабый кулындагы шырпы – маймылдагы граната
Көннәр кышка авышкан саен, Татарстанда янгын очраклары арта бара. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте соңгы тәүлекләрдә генә дә 56 чакыру алган.
– Бәла-казалар чыгуның күбесе кешеләрнең үзләренә бәйле. Игътибарсызлык, битарафлык, катгый тиешле эшне үз вакытында башкармау еш кына фаҗига белән тәмамлана. Ачык янудагы утны күзәтүчесез калдырмагыз, ватык яки кулдан ясалган электр җиһазларын кулланмагыз. Сабыйлар булган өйдә, фатирда шырпыларны һәм кабызгычларны бикле яки биек урыннарга куегыз, – дип борчылып әйтте Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге идарәсенең бүлек җитәкчесе Максим Трущин.
Казанда 15 ноябрьдә Киров районының Урицкий урамындагы 4нче йортта янгын булды. Электр приборыннан чыккан ут киемнәргә кабып, йорт җиһазларына күчкән.
Максим Трущин сөйләгәнчә, шәхси өйләрдә янгыннарның чыгуына электр приборлары белән беррәттән, мичләр һәм каминнар да сәбәпче. Кирпечләре ишелә-уала башлаган иске мичләрне файдаланмагыз. Кышкы салкыннарда мичкә күп итеп утын тутырып якмагыз, чөнки кинәт кайнарланудан мич кирпечләре аерыла. Ярыклардан чыккан ялкын түшәмгә яки диварга каба, ди янгын сагындагылар.
– Мичне акбур белән агартып тору зарур. Ак төстә ярылган урыннар ачык күренә, ярыкларны үз вакытында сылап кую кирәк, – дип киңәш итте Максим Трущин.
Ватык электр приборларына карата да игътибарлы булырга кирәклеге ассызыкланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та янгын куркынычсызлыгы һәм янгын турында хәбәр итү җайланмасын урнаштыру кирәклеген халыкка җиткерергә кирәклеген ассызыклады.
– Бу – андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин, – диде Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә. Ул, социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.
Сүз уңаеннан: быелның ун аенда Татарстанда 5021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 14,5 процентка күбрәк.
Куен дәфтәренә
– Бик тә өлкән яшькә җиткәннәрне һәм сабыйларны өйдә-фатирда ялгызларын гына калдырмагыз.
– Кечкенә балаларга мич яки газ кабызырга рөхсәт итмәгез, үзегез янәшә торганда да сабыйларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз.
– Бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз.
– Ачык электр җылыткычында кием киптермәгез.
– Сүндерелгән электр җиһазларын (телевизор, радио, өстәл-дивар лампалары) электр челтәреннән тартып алыгыз. Алар, үзләреннән-үзләре кызып, яна башларга мөмкин.
Суыткычлар исә электр челтәреннән өзлексез файдалануга махсус көйләнелгән.
– Бүлмәне газ плитәсе кабызып җылытмагыз, газ приборларын үзлектән төзәтмәгез.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/sabyy-kulyndagy-shyrpy-maymyldagy-granata
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев