Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры егетләргә исән-сау кайтырга боерды

Наил Мәһдиев, гадәттәгечә, мобилизация пунктына китүче һәр егетнең кулын кысып, хәерле юл теләде.

Бүген Чаллыдан тагын 100гә якын мобилизацияләнгән ир-егетне Казандагы махсус пунктка озаттылар. Үзәк һәм Автозвод районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәшид Ильясов әйтүенчә, хәрби хезмәткә чакырылучы ир-егетләрне рухи һәм матди яктан әзерләгәннәр.

«Шәһәр, эшмәкәрләр, халык ярдәме белән солдатларга кирәк-яраклар тутырылган капчыклар  бирелде. Анда хәрби хезмәттә кирәкле барлык әйбер дә бар», – диде ул.

Ир-егетләрне озатырга  гаиләләре, туганнары, дуслары килгән иде. Күзләрендә - яшь. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев егетләргә исән-сау кайтырга, дигән боерык бирде, гаиләләрен ярдәмнән ташламыйбыз, дип ышандырды. Егетләр автобусларга утырыр алдыннан янәдән хатыннары, балалары, туганнары-дуслары белән кочаклаштылар, саубуллаштылар. Шәһәр мэры  гадәттәгечә автобуска кереп, һәрберсенең кулын кысып, хәерле юллар теләде. 

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев