Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр советына депутатлар сайлау көне билгеле

Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте.

Шәһәр Советының 44нче сессиясендә мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Чаллыда җирле парламентка депутатлар сайлау көнен билгеләү турында чыгыш ясады.

Гамәлдәге кануннар буенча, агымдагы елның сентябрь аенда 4нче чакырылыш депутатларының вәкаләте гамәлдән чыга. Шунлыктан җирле советка яңа депуатлар сайлау зарур. 

Шәһәр Советына депутатлар сайлау 2025 елның 14 сентябрендә була. Бу хактагы карарны депутатлар бертавыштан кабул иттеләр. Җирле парламент 45 депутаттан торачак. Аларның 22се – бер мандантлы округтан, 23е партия исемлеге буенча 5 елга сайлана. 

14 сентябрьдә  ТР Рәисен һәм Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын да сайлыйбыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы