Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләр сайлау участокларына килә

Сайлауларга шәһәрдәшләр битараф түгел.

50 нче мәктәптә урнашкан 2070нче сайлау участогында ТР Дәүләт Советына сайлаулар кануннар нигезендә бара. Комиссия рәисе Лилия Захарова әйтүенчә,шәһәрдәшләр республика һәм шәһәребез язмышына битараф түгел, 31 нче бистәдә яшәүчеләрнең кайберләре участок ачылуга ук килеп, үзләренең гражданлык бурычын үтәгәннәр.
"Мин сайлауларга бармыйча калганым юк. Балаларымның киләчәгенә битараф кала алмыйм. Бу юлы да эш күрсәткән, кешеләргә даими булышучы кандидатка тавыш бирдем", - ди шәһәрдәшебез Илдус Нәфыйков.
Күзәтүче Фәнил Салихов Чаллыда өстәмә сайлауларның тиешенчә узуына ышаныч белдерде. "Төшке аштан соң шәһәрдәшләребез тагын да активлашыр", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы