Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребез тагын да матурланыр

Бу эштә шәһәрдәшләр актив катнаша.

Чаллыда көзге санитар икеайлык дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчеләре, депутатлар, шәһәрдәшләр, мәктәп укучылары проспектларга, яңа микрорайоннарда  агачлар утырталар. 
Автозавод районы  хакимияте хезмәткәрләре Чулман проспектының Алан базары белән ипподром арасында агач һәм куаклар утырттылар. «Бүген проспектның ике ягына груша, миләш һәм башка төрле барлыгы 200 агач һәм куак утырттык. Аллаһы боерса, Чаллыбыз тагын да матурланыр», – ди район башлыгы Винер Харисов. Ул бу эштә мәктәп укучылары, хакимият хезмәткәрләре һәм 46нчы бистә халкының аеруча актив катнашуын билгеләп үтте. Шулай итеп комсомол туган көндә Автозавод районы хакимияте шәһәрдәшләргә 200 төп агач бүләк итте. «Агач-куакларны «Горзеленхоз» белгечләре кушканча, бар шартын туры китереп  утырттык. Аллаһы боерса, алар тамырланып, матур итеп үсәрләр», – диделәр агач утыртучылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса көзге санитар ике айлык