Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Марат Юнысов трактор астында калган

Ул җитди тән җәрәхәтләре алган.

“Шәһри Чаллы” герое, блогер, гомере буе битендә зур шеш белән яшәүче Марат Юнысовтан күңелсез яңалык ишеттек. Ул Сарман районы Дүсем авылында яши. Язгы бакча эшләрен башкарганда ялгыш мини-трактордан егылып, тәгәрмәч астында калган. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, уң як кабыргалары сынганы ачыкланган.

«Рентген, КТ ясадылар, эчке органнарга зыян тимәгән, диделәр. Хастаханәдә нинди дәвалау булачагын сорадым. Авыртуны баса торган уколлар гына диделәр. Гипс та юк, башка төр дәвалау да. Шуңа гариза язып, авылга кайтып киттем, Сулаганда авырта, шулай да акрынлап сулыйм, Аллаһка шөкер, ашый алам», – дип уртаклашты Марат.

Тернәкләнгәнче 1-2 ай үтәчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев