Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пятачогында җырчы Габидулла Хөрмәтуллинны елаттылар - ФОТОЛАР

28 мартта Концертлар залында күренекле артистлар катнашында «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» проектының яңа сезонын ачуга багышланган концерт-тамаша булды.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» проекты быел да дәвам итәчәк. Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узачак чараларның иң саллысы да булып алмасмы әле ул? Дөньяга танылган КамАЗ йөк автомобильләре чыга торган Чаллы шәһәренең тере тарихы бит пятачоклар. Ә без аларны кире кайтардык!

28 мартта Концертлар залында күренекле артистлар катнашында «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» проектының яңа сезонын ачуга багышланган концерт-тамаша булды. Без аны хәйрия концерты итеп оештырдык. Түребездә йөздән артык мобилизацияләнгән хәрбинең гаиләләре утырды. Аларны чакырырга Чаллының танылган предприятиеләре – «Чаллы икмәге» ҖЧҖ, «МедХан» медицина клиникасы, «СтройТраст» төзелеш компаниясе, «Феникс» күчемсез милек агентлыгы, «Талан» федераль төзелеш компаниясе, «ТАТЭНЕРГО» акционерлык җәмгыяте филиалы – Түбән Кама ГЭСы, «РБР-16» ҖЧҖ, мәгариф профсоюзының Чаллы оешмасы ярдәм итте.

Безнең концерт гади концерт түгел. Халыкчан, тирән мәгънәгә ия тамаша ул. Җырчыларны сайлаганда да без бик сайланабыз, идеябезгә аның чыгышы туры киләме, юкмы дип кат-кат уйланабыз. Кем әйтмешли, карталар туры килергә тиеш! Уйлап кына карагыз, пятачок һәр чаллылының күңелендә йөргән яшьлек хатирәсе! Бу тамашаны Зөләйха Минһаҗева һәм Илнур Гомәров иҗат иткән «Эх, Чаллы пятачоклары!» җырыннан башка ничек күз алдына китерәсең. Бу җырны фәкать автор Илнур Гомәров кына шулай җиренә җиткереп башкара – бөтен кичәгә тон бирә ала. Таныш көй ишетелү белән биеп китәсе килә, ди кайбер тамашачылар. 

Бу концертка да элек пятачокларны «тоткан», хәтта «Пятачок короле» дигән исем дә тагылган атаклы җырчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Габидулла Хөрмәтуллинны күрер өчен килүчеләр дә байтак. Бу юлы ул сәхнәгә Гәрәй Рәхим сүзләренә Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән «Чаллыдагы кебек төзелеш» җыры белән чыкты. «КАМАЗны без төзедек, аның язмышы белән горурланып яшәдек», – ди җырчы. Менә шулай дип батырып әйтеп, Чаллының гимнына тиң патриотик җырны күңеленнән кичереп, алкышларга күмелеп, тагын кем башкара ала?! Габидулла Хөрмәтуллин бу юлы сәхнәдә елады да әле.

«Яшьлегем югалды» дигән җырны башкарыр алдыннан алып баручыларыбыз Резидә Ганиева белән Илнур Гомәров аны якынлашып килүче 70 яшьлек юбилее белән котлап гаҗәеп матур сүзләр әйткәч, зал дәррәү кубып алкышларга күмгәч, талант иясенең күңеле түзмәде. «Шәһри Чаллы» коллективы да аңа чиксез рәхмәтле, безнең проектка эчкерсез ярдәм итүче ул, алдагы көннәрдә дә бергәләп иҗат итәргә насыйп итсен... Мин аны сәхнә артында да күзәтергә яратам, яшьләргә ничек ягымлы булуы, ачыклыгы, чын күңелдән сөйләшүе мине нык сокландыра. Бу көнне концерт бетүгә алар хатыны Нәзилә ханым белән 20 көнгә Мәскәүгә очтылар. Юбилейны кызлары Диана белән бергә уздырачаклар икән. Китәсе булгач, помидор рассадаларын күршеләре –җырчы Равил Галиевка кертеп калдырганнар. 12 тавыкларын да күршеләре карап торачак икән. Хуҗалары аларга 70 буханка ипи кайтарып киткән.

Тагын бер тансык кунагыбыз – Уфадан җырчы Гүзәл Әхмәтова. Мин чакырып шалтыраткач, ул шундук: «Киләм, Чаллыны сагындым», – диде. Без оештыручылар тамаша буласы көнне, гадәттәгечә, артистларның ничәдә килеп җитүе турында кызыксынып торабыз. Гүзәл дә мин шалтыраткач: «Уфадан кузгалдым, сезнеңчә 16.30га килеп җитәм», – диде. Һәм нәкъ шул вакытка килеп җитте. Төгәл, җитез, эшлекле икәне кыяфәтенә үк чыккан. «Сау булыгыз, ак каеннар», «Энҗе чәчәк» җырлары һәм гаҗәеп матурлыгы белән әсир иткән җырчыны тамашачылар да сагынган икән. Сызгыра-сызгыра кул чаптылар. Җәй көннәрне бер пятачокны да калдырмаган аш-су остасы Зәһинә Гәрәева Уфа кунагына матур итеп бизәлгән чәкчәк менгереп бирде. Сәхнәдән чыкканда Гүзәлнең күзләре тулы яшь иде. Хәтта сүз әйтә алмый торды. «Пятачокка тагын киләм әле», – дип саубуллашты ул.

Тагын бер йолдыз дустыбыз турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Алсу Исмәгыйлева «Мин хәзер Фәнилә Салихованың фанаткасы. Шулкадәр ихлас, матур апа! Чын халык җәүһәре» дип язып чыкты. Гомер буе Чаллыда яшәп, мәдәни чараларны бизәп, иҗади тормыш белән яшәгән Фәнилә апа! Ул башкарган халык көйләренә тагын кемгә кушылып зал шулай җырлый! Ә үзенең тыйнаклыгын күрсәгез! Авыр баянын күтәреп такси белән килгән концертка. Эх, дидем инде, уйлап җиткергән булсам, барып та алыр идек. Кулларда күтәреп йөрерлек талант иясе ул Фәнилә Салихова. 

Алсу Исмәгыйлева: «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» үз тамашачысын бер сызгыруда җыя торган бәйрәм! Чөнки аның мәгънәсе бар! Кайчандыр КАМАЗ төзелешенә килгән яшьләр 30 елдан соң кабат җыелышты. «Шәһри Чаллы» коллективы менә шундый изге эш башкарды», – дип тә язды. Рәхмәт бу сүзләргә. Әлеге проектны торгызуның җинел түгеллеген тамашачы-кунакларыбызга сиздермәгәнбез икән, бу минем командамның көче-мөмкинлекләре турында сөйли! 

Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пятачоклар

2
X