«Шәһри Чаллы» журналистларының балаларын бүләкләделәр
Яңа уку елына санаулы гына көннәр калды.
Бүген «Шәһри Чаллы» редакциясендә журналистлар Сәрия Гарипова һәм Айзирә Имамованың 1нче сыйныфка баручы уллары кунак булды. Аларга газетаның баш редакторы Резидә Юсупова “ТАТМЕДИА” АҖе исеменнән яңа уку елына мәктәп кирәк-яраклары: букча һәм канцтоварлар тапшырды.
“Безне хөрмәтләп, балаларыбызны кайгыртып, бүләкләр әзерләгән өчен җитәкчелебезгә зур рәхмәт. Яңа уку елы алдыннан бу бик тә күркәм ярдәм чарасы. Улларыбыз үз чиратында тырышып укып, киләчәктә файдалы эш-гамәлләре белән куандырыр дип өметләнеп калабыз ”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты хезмәттәшләребез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Белем көне быел дүшәмбе, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк, чөнки 1 сентябрь ял көненә — якшәмбегә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев