Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайладык

Тиздән өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре билгеле була.

Яр Чаллыда  20нче «Электротехниклар» бер мандатлы  сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына һәм 14нче  «Гренада» бер мандатлы сайлау округы буенча шәһәр Советына  депутат сайлау 20 сәгатьтә тәмамланды. 

ТР Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев онлайн рәвештә узган йомгаклау брифингында өстәмә сайлауларның штат режимында узуын билгеләп үтте. Сайлау көнендә борчулы мөрәҗәгатьләр булмаган. 

ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча участок сайлау комиссияләрендә кичке 18 сәгатьтә сайлаучыларның 15,34%ы, шәһәр Советына депутат сайлауда сайлаучыларның 21,66%ы тавыш биргән. 

Бюллетеньнәрне санау участоклар ябылуга башланган.

Кондратьев әйтүенчә, ТР Дәүләт Советына депутат сайлау буенча  өстәмә  тавыш бирү нәтиҗәләре 2023 елның 1 июненнән соңга калмыйча билгеле була. Ә шәһәр Советы депутаты мандатын кем алачагын 2023 елның 30 маеннан да соңга калмыйча беләчәкбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы