Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаучылар театрга бушка бара ала

Чаллы татар дәүләт драма театры бүләк әзерләде.

Бүген Россия Президентын сайлаулар башланды. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшли. Сайлауга килгән кешеләргә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бүләк әзерләде. Тавышын биргән кешеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» браслетлары бирелә. Шулар белән шәһәрдәшләр 15-16-17 мартта кассадан бушлай билет алып, кичке спектакльләрне карый алачак. 

Тамашачыларга «Кызым кияүгә чыга»,  «Шәһәр. Нокта. Брежнев», «Туйга ничә көн кала» спектакльләре күрсәтелә.

Моннан тыш, 15-17 март көннәрендә 14 сәгать 30 минутта театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева, башкарма директор Рәсим Хафизов театр буенча экскурсия үткәрәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан сайлаулар 2024