Сайлауларга килүчеләр автомобиль ота ала
Яңалыклар тасмасы

Сайлауларга килүчеләр автомобиль ота ала

Нинди шартларны үтәргә?

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә,  #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы дигән фотоконкурс узачак. Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләрне машина һәм смартфон белән бүләклиячәкләр. Бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

- тавыш биргәннән соң махсус браслет алырга;

- гаилә белән, браслетларны киеп, сайлау участогы фонында фотога төшәргә (участокка керү ишеге күренергә тиеш, баннер, плакатлар булса да яхшы);

- фотода ким дигәндә бер махсус браслет күренергә тиеш;

- фотоны «ВКонтакте»да  07:00 дән  20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьейнавыборы  һәм #Татарстаналга хештеглары белән урнаштырырга.  Катнашучының бите ачык булырга тиеш.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев