Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз – бозлавык! (опрос)

Ел елга охшамый, диләр. Быелгы кыш та үзенчәлекле булып килде. Инде бер кат карлар сарып алганнан соң, яңгыр явып эретеп алды, аннары кабат салкынайтып жибәрде. Табиблар мондый тотрыксыз һава торышы төрле авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясавын кисәтә.

Аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары, вируслы авырулар көчәю күзәтелә. Ә бүген социаль челтәрләрдә барыннан да нык язышулар бозлавыктан зыян күрүчеләр турында. Урамнарда, ишегалларында хасил булган «көзгеләр»дә бихисап шәһәрдәшләребез таеп егыла, бәрелеп, имгәнүчеләр дә бар. Соңгы атнада гына ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травмотология бүлегенә бозда егылып, 500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Кама балалар медицина үзәгенә 205 бала китерелгән, аларның 5се хастаханәгә салынган. Кем әйтмешли, ел да бозлавык була, тик елдагыча бу хәвефтән саклануы читен. Белгечләр егыла белеп егылырга кирәк, дип тә искәртә. Тупланырга (сгруппироваться), ягъни жайлырак төшү ягын карарга кирәк. Тик сораштырулардан күренгәнчә күпләр бу хакта хәбәрдар түгел.

Резидә Гамирова:

Мин ул егылудан бик нык куркам инде. Чөнки егылып зыян күргәнем бар. Узган ел автобустан төшкәндә аягым таеп китте, ярый әле автобус астына кереп китмәдем. Ботым бәрелүдән берара кузалларым караңгыланып китте, аңымны җуям дип торам. Кешеләр миңа торырга ярдәм итмәкче була, мин сынымны да жыя алмыйм. Үзем авыртудан елыйм, үзем куркам, нәрсә булыр икән дим. Туганым килеп җитеп, травмпунктка алып килде. Андагы чират... Бар да минем кебек сызланып утыралар! Бәхеткә аягымның сынмавы ачыкланды. Тик аңа карап хәлем яхшырды дип әйтә алмыйм. Ел буена барды бу авырту. Хәзер дә сиздерә. Бу бозлавыкта әкрен йөрергә кирәк инде. Ашыкмаска! Егылып имгәнсәң, вакыт ул үзеннән узе туктала, ашыгыр җир калмый.

Гүзәл Фатыйхова:

– Дөрес, хәзер бик нык сакланып, аякларны сак-сак кына атлап йөрергә кирәк. Юкса, таеп егылып имгәнүең ихтимал. Былтыр егылып беләзектән кулымны сындырган идем, ул бик озак төзәлде. Бернәрсә эшли алмадым. Шуңа күрә хәзер ашыкмыйча, сакланып кына йөрим. Хезмәттәшләремә, дус-туганнарыма да шуны киңәш итәм. Бозлавык ашыгуны кичерми – шуны онытмагыз!  Сынган җирләр әле дә һава торышы үзгәргән саен авыртып, үзләрен искә төшереп тә борчый. 

Ләйсирә Якупова:
– Кайдадыр барып килергә туры килсә, ашыкмыйча гына, юл кырыеннан йөрергә киңәш итәр идем. Аннары күп кенә кешенең кышкы аяк киемнәренең астына лейкопластырь ябыштырып йөрүләрен ишеткәнем бар. Үзем дә шулай эшләп карармын дим. Бәлки, бераз булса да ярдәме тияр. 

Илшат Фәтхиев:

Бозлавыктан саклануның әллә нинди алымнары бар хәзер. Интернет киңлелкәренә кереп китсәң, ничек дөрес егылырга да, егылмас өчен нинди чаралар күрергә дә өйрәтәләр. Әнә шуларның берсенә үзем дә колак салырга булдым. 
Шипалы машина тәгәрмәчләрен һәркемнең күргәне бардыр инде. Оста куллар шундый ук энәчекләрне аяк киеменә дә урнаштырырга булганнар. Төгәлрәк әйтсәк, төрле үлчәмгә кадәр сузыла торган резин җайланма өслегенә. Шуны аяк киеме табанына тарттырып киеп куясың да, теләгән җиреңә элдерәсең. Ышанычлы да, өстәвенә, бәясе дә кулай. Шәһәребез кибетләрендә аны 190 сумнан башлап саталар. Интернет-кибетләр дә исә тагы да очсызрак.  Кул-аягыңны сындырып, дарулар ала башласаң кимендә ун тапкыр арттырып түләргә кирәк булачак.  Шулай булгач, акча кызганмый гына әлеге җайланманы алып куйсаң «ак сакаллы карт» булырсың.  Дөрес, кемнәрдер: «Ул бит аяк киеменең ямен җибәрә, модалы түгел», – дип әйтер. Ләкин, бинтка уралып, хастаханә түшәгендә яту да минемчә мода таләпләренә җавап бирми.   
Әлегә җайланмага ия булганчы күп тапкырлар таеп егылганым булды. Шөкер, эш сынуга кадәр барып җитмәде. Шулай да тез буынына зыян килеп, шактый вакыт хастаханә юлын таптарга туры килде. Белгечләр дөрес егылырга кирәк дип искәртсәләр дә, аяк таеп киткәндә, әйтерсең бар белгәнең башыңнан очып чыгып китә. Ак кар өстенә сузылып ятканыңны сизми дә каласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска