Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: куркыныч грипп

Гриппны вакытында дәваламасаң отит, ринит, үпкә ялкынсынуы, хәтта энцефалит кебек куркыныч чирләр килеп чыгарга мөмкин.

Чаллыда кискен респиратур вирус инфекциясе белән авыручылар саны өч тапкыр арткан. Гадәттә йогышлы авырулар хастаханәсенә 60-80 кеше ярдәм сорап килсә, узган ялларда авыручыларның саны 250гә җиткән.  Бүгенге көндә 247 кеше хастаханәдә дәвалана. Алар арасында грипп белән чирләүче йөкле хатыннар да бар. Бу хакта йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Татьяна Әгъләмова хәбәр итте. 
Чаллыда да Татарстандагы кебек вируслы авырулар белән чирләүчеләр саны нормадан 20%ка арткан.
Авыручыларның күпчелеге риновирус инфекциясе йоктырган. Чирлеләрнең 7,7%ына ковид диагнозы куелган. Бу күп түгел, аның каравы, H1N1 (дуңгыз гриппы) гриппы белән авыручылар күп. Әлеге куркыныч чир төрле өзлегүләргә китерергә сәләтле. Гриппны вакытында дәваламасаң отит, ринит, үпкә ялкынсыну, хәтта энцефалит кебек куркыныч чирләр килеп чыгарга мөмкин. 
Табиб әйтүенчә, «риск» төркеменә 2 яшькә кадәрге балалар, 60 яшьтән өлкәннәр, йөкле хатыннар, аллергия белән һәм хроник чирләр белән интегүчеләр керә.  
Үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч авырулардан саклау өчен Татьяна Әгъләмова шәһәрдәшләрне гриппка каршы вакцина ясатырга чакырды. «Вакцинаны 6 айлык балалардан башлап һәркем ясата ала. Яшь буенча чикләүләр юк диярлек. Вакцина нәтиҗәсендә кешедә бер елга җитәрлек иммунитет барлыкка килә. Бу исә чир эләккән очракта да, катлаулы өзлегүләрдән сакларга ярдәм итә», – диде ул. 

Белгеч прививка ясатуга каршы булган кешеләргә бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә киңәш итте. Аның әйтүенчә, хәзер чир китереп чыгармый торган вакциналар җитештерелә. 

Татьяна Әгъләмова вакцинаны грипп һәм коронавируска каршы иң нәтиҗәле профилактика чарасы дип саный. Хәзер (гриппка һәм ковидка каршы)  вакцинаны бер көндә ясатып була. 
Табиб чирләгән кешеләр су, температура төшерә торган дарулар, спрейлар кулланырга, физик активлыкны киметергә кушты. Җиде көн эчендә хәл яхшырмаса кичекмәстән табибаларга мөрәҗәгать итү зарур.  

Фатирларда берничә тапкыр идән юу, бүлмәне җилләтү мөһим. Авыру кеше аерым бүлмәдә булырга тиеш. Моннан тыш, урамнан, балалар бакчаларыннан, эштән, мәктәптән кайткач кулларны, борын тишекләрен яхшылап юарга, тамакны чайкатырга кирәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек