Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: талпаннар ауга чыкты

Өйгә кайту белән, иң беренче чиратта, талпаннар булу-булмауга үз-үзеңне һәм бер-береңне тикшереп карарга кирәк.

Яз җитү белән кешеләр урманнарга, паркларга, бакчаларга барып, саф һава суларга ашыга. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпаннар уяна. Әлеге бөҗәкләр ни белән куркыныч соң? Профилактика өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Бу сорауларга «Л.Ганиева исемендәге поликлиника»ның профилактика бүлеге мөдире Людмила Ваструкова җавап бирде.

- Өйгә кайту белән, иң беренче чиратта, талпаннар булу-булмауга үз-үзеңне һәм бер-береңне тикшереп карарга кирәк. Соңгы процедура аеруча мөһим, чөнки без үзебезне барлык яктан күрмибез. Талпан тешләгән урында сөялгә охшаган төергә тап буласың.

- Талпан тешләгән очракта нишләргә?

- Кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда белгечләр бөҗәкне анализга җибәрәләр. Әгәр дә инде талпанны мөстәкыйль рәвештә алгансыз икән, аны пыяла банкага салып, лаборатория тикшеренүләре өчен дәвалау учреждениесенә илтеп бирү мәҗбүри. Талпанда энцефалит һәм боррелиоз бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Чынлыкта исә, инфекцияләр тагын да күбрәк, тик бу икесе киң таралган булып санала. Авыру ачыкланган очракта, табиб дәвалау курсын билгеләячәк.

- Талпан энцефалиты нәрсә белән куркыныч?

- Ул нерв үзәгенә, баш миенә кагылышлы өзлегүләр белән куркыныч. Бу чирне кичергән кешенең кул-аякларның хәрәкәтләнү функциясе белән проблемалары барлыкка килергә, хәтта паралич сугарга мөмкин. Болар талпанның тәннең кайсы өлешенә эләгүенә, аның күпме вакыт торуына бәйле.

- Боррелиоз хакында да берничә сүз әйтсәгез иде.

- Бу авыруның үзенчәлеге шунда: ул симптомсыз үтеп, хроник формага күчәргә мөмкин. Боррелияләр кеше организмында яши һәм аңа озак вакыт зыян китерә ала. Шуңа күрә талпанны анализга тиз арада тапшыру мөһим.

- Ни өчен талпаннар яз көне активлаша?

- Бу аларның физиологиясенә бәйле. Язын алар азык эзләү белән мәшгуль. Талпаннар кан белән туклана, язгы-көзге чорда үзләрен туендыра. Үрчүгә, нәселләрен дәвам итүгә әзерләнәләр. Җәй көне, физиологик активлык тәмамланганнан соң, берникадәр вакыт тынып калалар.

- Талпаннарга каршы нинди профилактика чаралары күрергә була?

- Иң нәтиҗәле чара булып прививка ясату санала. Бу хакта бигрәк тә ачык һавада эшләүчеләр уйланырга тиеш. Боларга  геологлар, нефтьчеләр, тимер юлда эшләүчеләр керә. Шулай ук аучыларга да, походларны яратучыларга прививка ясату зыян итмәс. Вакцина ясаткан кешеләрдә иммунитет барлыкка килә, шуңа күрә аларда бу төр чир җиңел формада үтә. Тик шуны истә тотарга кирәк: вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә. Туристларга һәм сәяхәтчеләргә исә махсус саклану чараларын да кулланырга кирәк. Талпанга каршы костюм-комбинезон кияргә яки тәннең ачык өлешләрен репеллент белән эшкәртү мөһим. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев