Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Элвин Грей турында: «Булмаган тавыш бетми ул»

Радик Юльякшинның 9 меңнән артык тамашачы җыеп «Татнефть Арена» сараенда узган концертын бөтен кеше сөйли.

Әлбәттә, бу яңалык артистларны да читләтеп үтми, җырчының уңышына чын күңелдән сөенүчеләр күп булса да, кайберәүләрнең эче дә поша башлаган бугай.
Күптән түгел социаль челтәрләрдә «Татар-Today» порталының кызыклы репортажы барлыкка килде. Видеода портал хәбәрчесе Ильшат Вакказов Салават Фәтхетдиновка провокацион сорау бирә. Радик Юльякшинның 9 меңнән артык тамашачы җыеп концерт куйганына үз фикерен белдереп, Салават: «Тагын 9 мең җыйсын, 19 мең, 29 мең җыйсын», – дип җавап кайтара. Шулай ук җырчы Elvin Greyның моңы юк дигән фикергә Илһам абый Шакировның сүзләрен китерде: «Булмаган тавыш бетми ул», – дип шаяра ул. «Мәңге җырласын, һәркем үз эшен эшли. Милләткә генә каршы эшләмәсеннәр», – дип сүзен йомгаклый артист.
Бу видеоның тамашачылар арасында зур шау-шу куптарасы көн кебек ачык. Салават белән Элвин Грей арасында булган бәхәсне барыбыз да хәтерлидер. Салаватның сүзләренә кушылып, биредә Радик турында төрле каршылыклы фикерләр очрый, концертына билетларны бушка да таратканнар имеш. Видео астындагы комментарийлардан Радикны яклап чыккан бер фикерне китерәбез:
«Алар икесе дә башкортлар. Берсе карт башкорт көтүчесе, Казанга алданрак килеп, бәхет елмайган. Илһам абый әйтмешли, «Салават җырчы түгел, ул бизнесмен. Сәнгатьне кәсеп итеп файдалану». Вәт «акыллы» сүз әйткән икән Радик адресына. «Манчыды» имеш – булмаган тавыш бетми. Бу үзеннән чыгып әйткән бугай, нишләп тавышы бик иртә бетте икән? Ә Радикка килгәндә, аның планкасы инде беркемне дә буе җитмәслек югары. Казан урамнары – урысы да татары да бүген татарча җырлый. Моны яшь, талантлы башкорт егете эшләде. Афәрин, Радик! Яшәсен татар-башкорт дуслыгы!
Тагын ике артист арасында кара болытлар куера башлады ахры... Руслар әйтмешли «То ли еще будет!»

Автор: А.Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев