Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды

18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. 13:04 (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын...

18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. 13:04 (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын берничә йортны кулланышка тапшыру планлаштырыла. "Фонд директоры Тәлгать Абдуллин да сезгә котлауларын җиткерде. Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә зур бәйрәм", - диде ул. Тантаналы чарага ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев та килде. "Президентыбыз йөкләмәсе буенча, бүген 11-2 йортын тапшырабыз. 18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. Фатир белән бәйле күрсәтмәләр булган очракта, аларны вакытында хәл итәргә вәгъдә бирәбез. Шуңа күрә борчылмагыз, барысы да яхшы булыр", - дип Илшат Гыймаев халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. "Начар йорт төземәдек. Күрсәтмәләрегез булса, миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Без беркая да китмибез, һәрвакыт биредә. Гаиләләрегез артып торсын, иминлек телим", - диде Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин. Тантаналы өлештән соң рәсми кунаклар зәңгәр тасманы кисте. Мәгълүмат өчен. 2017 ел башыннан ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 170 йорт, ягъни 7993 фатир кулланышка тапшырылган. Шул исәптән 14 йорт, 3321 фатир - Казанда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X