Салават кубогы хуҗасын тапты

Узган ял көннәрендә Чаллы ипподромында Салават Кубогына ХХ юбилей ярышлары узды. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән иде. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтте. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшырдылар. Спортчылар "Национальный", "Объединенный" дип исемләнгән узышларда көч сынаштылар. Кышкы...
Узган ял көннәрендә Чаллы ипподромында Салават Кубогына ХХ юбилей ярышлары узды. Көн җылы булгач быел спортның бу төрен яратучылар күп килгән иде. Ярышлар Россия һәм Татарстан чемпионатының сайлап алу туры кысаларында үтте. Анда катнашучылар старт кертемнәрен гадәттәгечә Чаллының ятимнәр йортына тапшырдылар. Спортчылар "Национальный", "Объединенный" дип исемләнгән узышларда көч сынаштылар.
Кышкы трек ярышларын ачуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Наил Гамбәр улы ел саен ярышлар уздырып, даими рәвештә ятимнәр йортына булышканы өчен Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка рәхмәт әйтте. Спортчыларга уңышлы стартлар, ә тамашачыларга күңелле ял теләде. Ул көннәрдә ипподромга килүчеләрнең ялы чыннан да бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. "Без ел саен бу ярышларны карыйбыз. Көн җылы булгач, быел тамашачылар күп килгән", - ди шәһәрдәшебез Разак Ялалов.
"Объединенный" классында Ижау, Тамбов, Йошкар-Ола, Самара һәм Тверь шәһәрләреннән 22 спортчы узышты. Татарстан данын Казан, Түбән Кама, Азнакай спортчылары яклады. Җанатарлар күренекле узышчылар Олег Жаворонков, Рафаэль Фәттахов, Тимур Тимерҗанов һәм башкаларны карап хозурландылар. Ижаудан килгән Наталья Гольцова белән Елена Зоринаның чыгышы хатын-кызлар арасында аеруча кызыксыну һәм горурлык хисе тудырды. Кызганыч, Наталья борылышта машинасы белән әйләнеп капланды. Аны Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаттылар. Бәхеткә, сәламәтлегенә әлләни зарар килмәгән, ул бүләкләү тантанасына килде. Кызны "Беренче түбә" номинациясендә (әйләнеп капланган өчен махсус бүләк) бүләкләделәр.
Салават Кубогы өчен киеренке көрәш Татарстанның көчле спортчысы Олег Жаворонков белән яшь спортчы Айдар Нуриев арасында барды. Нәтиҗәдә Түбән Кама спортчысы Олег Жаворонков җиңүче дип табылды.
Зөлфия ФОАТОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз