Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салаватның популярлыгы нигә төшкән?

Казанда халык арасында бәйсез респондетлар "нигә кайбер татар җырчыларның популярлыгы төшә" , дигән сораштыру үткәргәннәр. Җаваплар шактый кызык, менә шуларның кайберләре: - Иң күп популярлык югалтканы Салаваттыр, чөнки аның җырлары бертөрлегә әйләнде. - Айдар Галимов та картайды шлягерлары юк һаман шул бер җырлар. - Салаватның җырларының музыкасын гел бер композиторлар...

Казанда халык арасында бәйсез респондетлар "нигә кайбер татар җырчыларның популярлыгы төшә" , дигән сораштыру үткәргәннәр.

Җаваплар шактый кызык, менә шуларның кайберләре:

- Иң күп популярлык югалтканы Салаваттыр, чөнки аның җырлары бертөрлегә әйләнде.

- Айдар Галимов та картайды шлягерлары юк һаман шул бер җырлар.

- Салаватның җырларының музыкасын гел бер композиторлар яза, аранжировкалары да бер төрле...

- Гүзәл Уразованың хит җырлары ишетелми, ул күбрәк сәхнә киемнәренә игътибар бирә башлады бугай, шулай тоела.

- Зәйнәп Фәрхетдинова элек ничектер гоуррак, серлерәк иде кебек хәзер гадиләште ягъни шармн югалтты сыман миңа, уш китеп тыңларлык җырлары да юк.

- Кая ул Асаф Вәлиев? Бөтенләй югалды...

- Хәмдүнә хәзер җыр белән түгел үзен-үзе башка төрле итеп күрсәтеп популярлык җыя, мәсәлән төрле видеоларда төшеп шаккаттырмакчы була

- Фидан Гафаровны әйтәм картайды бахыр, ну элекке җырлары тыңлап туймаслык

- Гөлдәния күренми бер ара ялтырап алды да юкка чыкты

- Элвин Грейның да бераз рейтингы төште, чөнки һаман шул бер җырларын җырлый, ә бер төрле аш туйдыра

Респондетлар әйтүенчә киләсе сораштыру "нигә татар җырчыларын халык ярата?" дигән темага булачак икән.

Гурубудуру.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев