Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкында ничек сакланырга?

Ни дисәң дә кыш үзенекен итә: кайбер көннәрдә күз ачкысыз буран, ә кайбер көннәрдә чатнама суык. Чәршәмбе көнне мәсәлән, урамда нык салкынайтты. Гәрчә кыш салкын булырга тиешлеген белсәк тә, организм моның белән килешә алмый.

Шунлыктан социаль челтәрләрдә туңучылар турында җан өшеткеч хәбәрләр дә булды. Әйтик, яңа ел төнендә Чаллыда бер студент туңып үлде. Шикәр чирле балыкчының да өшүе мәгълүм булды. Алексеевск районында бер ханым кечкенә улын салкында калдырган... Сабый хәзер Казан хастаханәсендә дәвалана. Ә хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта матбугат чараларына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Һава торышы гел үзгәреп тора: бүген чагыштырмача җылы булса, яңа атна башында синоптиклар кабат салкыннар фаразлый. Температура -30 градуска җитәргә мөмкин диләр. Шуңа күрә аңа күнегергә, саклану чараларын үтәргә кирәк. Табиблар әйтүенчә, температура 20 градустан түбән булганда, тәннең кайбер өлеше өшүне сизми башларга мөмкин. Мондый травмага йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы булган, аягының кан тамырлары кысылган кешеләр, өлкән яшьтәгеләр, шулай ук балалар тизрәк бирешүчән икән. Хикмәт шунда, кече яшьтәге балаларның тән җылылыгын көйләү системасы тулысынча формалашмаган, ә өлкәннәрдә инде ул бозылган була.

Салкын, барыннан да элек, күзәнәкләргә, тән тукымаларына зыян китерә. Тышкы, эчке органнарны, сөякләрне салкыннан тире астындагы май катламы саклый. Ул катлам кул бармакларында, борын һәм колакларда юка булганлыктан, алар салкынны иң беренче сизә. Суыкта очлыклар җылыны һәм тәннең тотрыклы температурасын сакларга тырыша һәм нәтиҗәдә кан тамырлары тарая, шуның белән бергә кан йөреше акрыная һәм күзәнәкләрнең кислород, файдалы элементлар белән туклануы кими.

Кайберәүләр җиңелчә өшегәндә терапия ярдәме кирәкми дип ялгышалар. Чынлыкта исә тәннең өшегән урыннары аерым игътибар сорый. Шуның өчен, беренчедән, өшегән кешене җылы бинага кертергә, кан нормаль йөри башласын өчен өшегән урынны җылыта торган  май белән (кар белән түгел) ышкырга, аннары мамык, киҗе мамык тукыма белән төрергә кирәк. Өшегән кулларны кайнар суга тыгарга яки кайнар батареяда җылытырга ярамый. Чөнки температура кинәт үзгәргәндә өшегән урынның ярасы тирәнәергә мөмкин. Кайнар чәй, компот эчәргә кирәк. Алкоголь куллану катгый тыела. Чөнки ул кан тамырларын кинәт киңәйтә һәм җылыткан сыман тоела, ә чынында җылыны тиз югалтуга китерә”, - ди Л.Ганиева исемендәге 4нче поликлиника табибы Гөлсәрия Абдуллина.

Белгечләр салкын организмга зыян китермәсен өчен эшкә баручыларга, саф һавага чыгучыларга (урамда эшләүчеләргә)  җылы киенергә - тышка чыгар алдыннан берничә кат җылы кием кияргә киңәш итәләр. Ул тар, тыгыз булырга тиеш түгел. Бу, шулай ук, аяк киеменә дә кагыла. Тыгыз итекләр, ботинкалар кигәндә кан йөреше бозыла һәм аяклар тизрәк өши.

Өшегәнне сизгәндә йөрешне тизләтергә, йөгерергә кирәк. Алай эшләгәндә кан йөреше яхшыра, тән җылына. “Ләкин монда да чама хисен югалтмау зарур, чөнки даими активлык энергияне киметә, җылылык сүрелә. Шуңа күрә кызу йөрү белән акрын атлауны чиратлаштыру зарур. Көннәр нык салкын торганда яхшырак тукланырга, диеталарны читкә куеп торырга, тәмәке тартучыларга да салкында тыелып торырга кирәк”, - ди Гөлсәрия Миңнехановна.

Синоптиклар озакка сузылган салкыннар турында хәбәр итәләр икән, иммунитетны күтәрү өчен фитопрепаратлар, суган, сарымсак, имбир, лимон кебек организм өчен файдалы ризыклар кабул итәргә кирәк. Табиблар киңәшен тотып, урамга һава торышына туры килерлек итеп киенеп чыксак, кышны борчу-мәшәкатьләрсез үткәреп җибәрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев