Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салымнарны түләр чак

Декларация кампаниясе тәмамланырга санаулы гына вакыт калып бара. Федераль са-лым хезмәте гражданнарны узган елгы керемнәре өчен 3-НДФЛ формасы буенча 2018 елның 3 маена кадәр декларация тапшырырга кирәк дип кисәтә.

Әле­ге дек­ла­ра­ция са­лым тү­лә­ү­че уз­ган ел кү­чем­сез ми­лек яки ав­то­мо­биль сат­са, фа­ти­рын арен­да­га би­реп тор­са, яки са­лым алын­ма­ган баш­ка ке­рем­нә­ре бул­са, мә­сә­лән, ло­те­рея оты­шы яки бик якын бул­ма­ган ту­ган­на­рын­нан кү­чем­сез ми­лек рә­ве­шен­дә бү­ләк ал­ган оч­рак­та би­ре­лер­гә ти­еш.

     3-НДФЛ фор­ма­сы бу­ен­ча дек­ла­ра­ция тап­шы­ру өчен ке­рем төр­лә­ре Са­лым ко­дек­сы­ның 228 мад­дә­сен­дә күр­сә­тел­гән.

2017 ел­да­гы ке­рем­нә­рен ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр, шәх­си прак­ти­ка бе­лән шө­гыль­лә­нү­че но­та­риус­лар, ад­во­кат ка­би­нет­ла­ры бул­ган ад­во­кат­лар һәм баш­ка зат­лар да дек­ла­ра­ци­я­дә күр­сә­тер­гә ти­еш.Ту­лы исем­лек Са­лым ко­дек­сы­ның 227 мад­дә­сен­дә бил­ге­лән­гән.

Дек­ла­ра­ци­я­не “Са­лым би­рү­че­нең шәх­си ка­би­не­ты” аша элек­трон фор­ма­да да би­рү мөм­кин­ле­ге ка­рал­ган.Шу­лай ук ре­гис­т­ра­ция уры­ны бу­ен­ча са­лым ин­с­пек­ци­я­се­нә кә­газь­дә үзең ту­ты­рып ба­рып яки поч­та аша тап­шы­рыр­га бу­ла. Са­лым тү­лә­ү­че­ләр­гә уңай бул­сын өчен Рос­сия са­лым хез­мә­те “Дек­ла­ра­ция” ди­гән мах­сус прог­рам­ма эш­лә­гән: ул үзе исәп-хи­сап­ны баш­ка­ра һәм кә­газь­дә бас­ты­ру өчен әзер­ли.Бу прог­рам­ма­ны ФНС сай­тын­нан www.nalog.ru “Дек­ла­ра­ци­он­ная кам­па­ния” бү­ле­ген­нән алыр­га бу­ла.

 Рос­сия Са­лым хез­мә­те­нең Чал­лы ин­с­пек­ци­я­се исәп­лән­гән Н­ДФЛны 16 июль­дән дә соң­га кал­мый тү­ләү ки­рәк­ле­ген ис­кәр­тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев